Шәһри Казан

Татарстанда табибларның ваемсызлыгы аркасында бер авыру аякларсыз калган

 Тикшерү версиясе буенча, исерек килеш эшләгән реаниматолог табибның  гамәлләре аркасында пациентның арка миенә зыян килгән.

Аның ялгыш эш итүе нәтиҗәсендә авыруның ике аягын да ампутацияләргә туры килгән. ТР буенча Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе башлыгы өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, пациент сәламәтлегенә авыр зыян салу (РФ Җинаять кодексының 118 маддәсенең 2 өлеше) һәм ваемсызлык (РФ Җинаять кодексының 293 маддәсенең 2 өлеше) маддәләре буенча Лениногорск үзәк район хастаханәсе табибларына гаеп белдерелде.

67 яшьлек травматология бүлеге мөдире, 37 яшьлек травматолог-ортопед һәм 54 яшьлек анестезиолог-реаниматолог җинаять кылуда гаепләнә. Табиблар моны танымый. Җинаять эше судка җибәрелде. Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның гыйнварында Лениногорск шәһәрендә яшәүче Юрий Тимошенко аягы сынгач хастаханәнең травматология бүлегенә хастаханәгә китерелә. Операциягә әзерләнү чорында, исерек хәлдәге анестезиолог-реаниматолог, табиб медицина күрсәткечләре буенча пациентның арка миенә анестезия ясарга ярамавын ачыкламаган. Бу гамәленең коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуына карамастан, табиб авыруга берничә тапкыр укол кадаган. Ләкин моны да тиешенчә башкара алмагач, әлеге процедураны аның өчен башка табиб башкарган. «Гаепләнүченең гамәлләре аркасында пациентта тиз арада арка мие некрозы барлыкка килгән», - диде журналистларга Шептицкий.

Реклама

Аннары травматология бүлеге мөдире һәм дәвалаучы табиб, травматолог-ортопед Тимошенкога операция ясый, "Илизарова" аппаратын урнаштыралар. Берникадәр вакыттан соң табиблар пациентта неврологик яктан тайпылышлар барлыгын ачыклый, әмма бүлек мөдире невролог табиб белән бу хакта бер тәүлектән соң гына консультация уздыра, югыйсә, моны кичекмәстән эшләргә кирәк булган. "Тикшерү фикеренчә, гаепләнүчеләрнең җыелма гамәлләре пациентның арка мие зарарлануына китергән, ә бу авыруның аякларын кисүне таләп иткән", - диде Шептицкий.  

Табиблар аркасында зыян күргән ир 90 нчы елларда Чечня кампаниясендә катнашкан элеккеге десантчы, төрле бүләкләр иясе. Татарстан тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский һәм ТР Лениногорск районы администрациясе арендага алынган фатирда яшәүче ир-атка торак сатып алу өчен финанс ярдәме күрсәткән. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре аның яңа өенә җиһазлар урнаштырган һәм аңа электр инвалид коляскасы сатып алганнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: