Шәһри Казан

Татарстанда тәүлек эчендә 15 янгын сүндерелгән

Моннан тыш, Казанда балконда бикләнеп калган малай коткарылган. 

Узган тәүлектә Татарстанда коткаручылар 15 янгын сүндергәннәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 54 тапкыр чакырулар буенча урынга чыккан, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, торак секторында алты ут чыгу очрагы теркәлгән. Тагын алты янгын мунча һәм сарайда чыккан. 

 Яңа ел төнендә Түбән Камадагы янгыннан 14 кеше коткарылган. Этажалар арасында көчле төтен чыккан, кешеләр балконнардан ярдәм сорарга мәҗбүр булган.

Реклама

"Коридор тибындагы ун катлы торак йортның беренче катындагы өч бүлмәле фатирда, аш-су бүлмәсендә җиһазлар янган", - дип ачыклык керттеләр ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Ут чыгуның мәйданы 20 квадрат метр тәкшил итә. Янгын сүндерүчеләр 14 кешене, шул исәптән алты баланы коткарган. Янгын сәбәбе ачыклана.

Фото архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: