Шәһри Казан
16+

Татарстанда транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр арасында ике бала да бар (ФОТО)

Бүген сәгать 10 тулып 5 минут узгач Биектау районында 112 номерына Казан - Малмыж машина юлының 30 нчы чакрымында транспорт һәлакәте булуы, анда кешеләр каза күрүе турында хәбәр килеп ирешкән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына шул хакта мәгълүмат килгән.

Реклама



Казан - Малмыж трассасының 30 нчы чакрымында "Лада Приора" белән "КИА" автомобильләре "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Нәтиҗәдә, дүрт кеше каза күргән, аларның икесе - балигълык яшенә җитмәгән ир бала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларны ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырган, соңгысы зыян күрүчеләрне Казанның 7 нче номерлы хастаханәсенә илткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: