Шәһри Казан

Татарстанда якынча 7 мең укучыны ОРВИ аркасында дәрескә кертмәгәннәр

Уку елы башыннан бирле 6 833 баланы ОРВИ симптомнары һәм югары температура аркасында дәресләргә кертмәделәр, дип хәбәр итте Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Шулай ук республикада 16 сыйныф укучылары саны күп булу сәбәпле аерылган. Ике сыйныф Баулыда таркалган, дип билгеләде Авдонина.

Реклама

- Узган тәүлектә мәгариф оешмаларында оештырылган иртәнге фильтрлар вакытында  380 бала дәресләрдән читләштерелде, аларда температурасы яисә кискен респиратор-вирус инфекцияләре симптомнары барлыгы ачыкланды, - диде Любовь Авдонина.
Уку елы башыннан бирле 6833 баланы дәрескә кертмәгәннәр, ә Татарстан буенча  16 сыйныф авыручылар саны күп булу сәбәпле, укудан читләштерелгән.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: