Шәһри Казан

Татарстанда юл һәлакәтендә пассажир һәлак булган, машина йөртүчесе качкан

Әлмәт районында иртәнге сәгать дүрттә Кителга бистәсе янында җитди юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.

Зур тизлек белән килгән «Лада» җиңел машинасы трассадан кюветка очып төшкән. Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сүзләренә караганда, машина йөртүче авария булган урыннан качып киткән.

Реклама

 "Автомобиль пассажиры алган җәрәхәтләрдән каза урынында шунда ук үлә. Аңа 30-40 яшь тирәсе булган", - дип сөйләгәннәр юл һәлакәте шаһитләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: