Шәһри Казан

Татарстанның дүрт районының почетлы гражданины Әнвәр Залаков вафат булган

"Татмелиорация" траст компаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Әнвәр Залаков озакка сузылган каты авырудңан соң кичә кич вафат булган. Бу хакта аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре хәбәр итте.

Әнвәр Мәхмүт улы Залаков 1949 елда Яңа Чишмә районы (элек Чистай районына кергән Татволчья авылында) Акбүре авылында туган.  Ул 1999 елдан башлап «Татмелиорация» акционерлык җәмгыяте генераль директоры булган.

ТАССР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әнвәр Залаков Татарстанның дүрт районының почетлы гражданины, районнарда аның исемендәге урамнар да бар.

Реклама

Әнвәр Залаковны Акбүре авылында җирлиләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: