Шәһри Казан

Татарстанның иң өлкән киявенә - 91, иң өлкән кәләшенә 81 яшь

Узган ел республикабызда 24 меңнән артык яшь гаилә теркәлгән.

Балдак кичләрнең 70 проценттан артыгы 30 яшькә җитмәгәннәр. Әмма мәхәббәткә берәр нәрсә комачаулый ала ди мени инде?! Бигрәк тә сүз яшь хакында барганда!

Әнә, Лениногорскидагы 91 яшьлек кияү бер дә "мин карт" дип тормаган, ЗАГСка барып, никахын теркәп кайткан. Казаннан 81 яшьлек әби дә анардан үрнәк алып, кияүгә чыгып куйган!

Яшь гаиләләр белән бергә, Татарстанда балалар саны да арта. 2019 елда дөньяга килгән 43 мең нарасыйның 48,8 проценты кызлар булган.

Реклама

Сүз уңаеннан, быел 506 гаиләдә игезәк, ә 6 гаиләдә өч игезәк туган! Татарстанлылар әти-әни булу өчен дә яшь мөһим роль уйнамый, дигән фикердә бугай.

Юкса, 63 яшьлек Аксубайлы бишенче тапкыр әти булган тагын ничек шәрехләр идегез?! Чаллыда яшәүче 49 яшьлек хатын-кыз да  беренче тапкыр әни булу бәхетенә ирешкән. Ничә яшьтә булсалар да, гаиләләре имин, балалары сау-сәламәт булсыннар!


Лилия Локманова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: