Шәһри Казан

Татарстанның Билбау көрәше федерациясе Бөтенроссия турнирына чакыра

19-20 февраль көннәрендә Азнакайда Россиянең атказанган тренерлары Мәгаз Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә Бөтенроссия осталар турниры узачак.

Дәрәҗәле ярышлар инде 12нче тапкыр үткәрелә. Катнашу гаризаларын Россия регионнары һәм якын чит илләрнең иң көчле батырлары җибәргән. Җиңүчеләр һәм приз алучыларга "Россиянең спорт остасы" һәм "Спорт остасына кандидат" исемнәре биреләчәк.

Турнир Татарстанның Билбау көрәше федерациясе тарафыннан Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Азнакай районының башкарма комитеты белән берлектә оештырыла.

Мәгаз Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов - ил күләмендә спортның чын легендалары. Аларның спорт трофейлары арасында - Россия, Советлар Союзы, халыкара турнирларда яуланган медальләр, кубоклар. Балачаклары сугыш чоры һәм сугыштан чоргы вакытка туры килгән. Икесен дә кече яшьтән үк бөтен тормыш һөнәренә әйләнгән спорт кызыксындырган. Тупланган уңышлы тәҗрибәләре, сәләтләре, осталыклары шәхси казаныш булып кына калмаган. Спорт көрәшенә тугрылык, белемнәрен башкалар белән бүлешү теләге аларны тренерлык, педагогия һәм соңрак фәнни эшкә дә тарткан.

Озак еллар барган тренер эшчәнлеге дәверендә алар йөзләгән көрәшче тәрбияләгән. Шәкертләренең күбесе шулай ук уңышлы тренер юлын сайлаган. Калган укучылары арасында - билгеле сәясәтчеләр, эшмәкәрләр, җәмгыять эшлеклеләре.

Әсхәт Шәйхетдин улы Шәйхетдинов укучылары - Дөнья Кубогы җиңүчесе, икеләтә СССР Чемпионы Виктор Маркелов, Татарстанның спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстанның Билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин, "Агросервис" фәнни-җитештерү берләшмәсенең Директорлар советы рәисе, техник фәннәр докторы Нияз Хисмәтов.

Мәгаз Мөбарәкша улы Сәхабетдинов шәкертләре арасында - ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибәгатуллин, Татарстанның Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, Татарстанның атказанган физик мәдәният эшчесе Анатолий Бозин бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: