Шәһри Казан

Түбән Камада бер ир-ат балалар мәйданчыкларында ике 7 яшьлек кызга бәйләнгән

Түбән Камада ике 7 яшьлек кызга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләрен башкаруда шикләнелүчене тоткарлаганнар.

Татарстан буенча Россия тикшерү комитеты РФ Җинаять кодексының 132 маддәсенең 4 өлеше ("14 яшькә җитмәгән затка карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре") буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр иттеләр ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

16 октябрь көнне көндез Түбән Кама шәһәренең Җиңүнең 30 еллыгы һәм Табеев урамнарындагы балалар мәйданчыкларында исерек хәлдәге ир-ат ике 7 яшьлек кызга карата "сексуаль характердагы көчләү гамәлләре" кылган. Булган хәл турында кызчыклар әти-әниләренә сөйләгән, тегеләре үз чиратында хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Реклама

Эзләүләр барышында җинаять кылуда шикләнелү буенча беркайда да эшләмәүче җирле кеше тоткарланган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: