Шәһри Казан

Тинчурин театрында Исламия Мәхмүтованың иҗатын данладылар

27 гыйнвар кичендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Исламия Мәхмүтованың (1943-2019) «Күрәсем килгән иде...» спектакленең 10 еллыгын билгеләп үттеләр.

Спектакль алдыннан театр музеенда татар театрының легендар артисткасы Исламия Мәхмүтованың данлы иҗатына гашыйк тамашачылар белән күркәм очрашу чарасы узды. 

56 ел дәвамында Тинчурин театрының җаны булган, йөзләгән матур образлар иҗат иткән, «Син бит минем бергенәм», «Мәхәббәт чишмәсе» һ.б. популяр спектакльләр сәхнәләштергән Исламия Мәхмүтованың иҗатына багышланган әлеге чараны, «Күрәсем килгән иде...» спектакленең 10 еллыгы уңаеннан, музей мөдире Розалия Чабатова оештырды һәм алып барды.

Реклама

Чара барышында Исламия Мәхмүтова иҗатына багышланган видеоролик күрсәтелде һәм викторина да үткәрелде. Викторинада җиңүчеләргә Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның «Мәхәббәт чишмәсе» китабы бүләк ителде. Ә Кәрим Тинчурин театры актерлары Зөләйха Хәкимҗанова, Зөфәр Харисов, Резедә Төхвәтуллина, Харис Хөснетдинов, Ренат Шәмсетдинов һ.б. Исламия ханым турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук, кичәдә мәшһүр артистларыбызның кызлары – Лилия һәм Ләйсән Мәхмүтовалар да катнашты. 

«Күрәсем килгән иде...» спектакленнән соң, Әлки районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева исеменнән актерларга легендар актриса Исламия Мәхмүтованың традицияләрен һәм мирасын саклаган өчен чәчәкләр тапшырылды, рәхмәт сүзләре әйтелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: