Шәһри Казан

Тиздән «Россиянең атказанган журналисты» дигән мактаулы исем бирелә башлаячак

Россия матбугаты көне алдыннан Россия Президенты Владимир Путин матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.

“Комсомольская правда” газетасы редакциясендә булган очрашуда сүз журналистлар эшчәнлеге турында гына түгел, сайлаулар һәм тышкы сәясәт турында да барды, дип яза “Российская газета”. Сүз барышында Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев Путинга “Россиянең атказанган журналисты” исемен гамәлгә кую турында сораган. Аның әйтүенчә, журналистларны “Атказанган мәдәният хезмәткәре” дип бүләклиләр, чынлыкта бу исем бик үк туры килеп бетми. Путин да бу фикернең дөрес булуы белән килешкән. Аны президент хакимиятенә җиткерәчәген белдергән.

Реклама

Фото: susu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: