Шәһри Казан

Төнге янгында ике бертуган һәлак булган

8 гыйнвар көнне 21.11 сәгатьтә Югары Осланның Автодорожная урамы, 19 йорт адресы буенча урнашкан шәхси торак йортта янгын чыккан.

Биредә ике гаилә өчен төзелгән 8х9 метр зурлыктагы бер катлы агач йорт янган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, кешеләр йорттан мөстәкыйль рәвештә чыккан. 

Кызганыч, әлеге фаҗигада ике кеше һәлак булган. Янгын сүндерүчеләр 1965 елгы хатын-кыз белән 1970 елгы ир-ат гәүдәсен тапкан. Янгын мәйданы 72 кв.м мәйданны тәшкил иткән. Фаҗига сәбәпләре ачыклана. 

Реклама

Узган тәүлектә Татарстанда 5 янгын булган. Кызганыч, 2 кеше һәлак булган. Барлыгы ел башыннан, ягъни1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр Татарстанда 100 янгын булган, аларда 5 кеше зыян күргән, 12 кеше һәлак булган һәм 20 кеше коткарылган. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: