Шәһри Казан

"Йөзләгән корбан булачак": Тукай районы Биклән авылында мәктәпне эвакуацияләгәннәр!

Мәктәптә бомба куелган дигән хәбәр килеп ирешә.

Тукай районы Биклән авылында яшәүче блогер Рөстәм Хәйдәров  авылларында ЧП - гадәттән тыш хәл булуы турында сөйли.

- Мәктәптән , балалар бакчасыннан балаларны башта клубка эвакуацияләделәр, аннары аларны өйгә алып кайтып киттек", - ди ул.

Баксаң, мәктәпне шартлатырга янаган кеше 1 млн сум таләп иткән. "Мин сезнең мәктәбегезне күралмыйм һәм сездән үч алырга телим. Йөзләгән корбан булачак", - дип язган ир-ат. Акчаны үзенең картасына күчерүне таләп иткән.

Реклама

Чыганак: Шәһри Чаллы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 24 гыйнвар 2022 - 17:33
    Без имени
    То ли, то ли.... БЕЛЭН ТИЗРЭК ВИДЕО СНИМАТЬ ИТЕП СОЦ. ЧЕЛТЭРЛЭРГЭ КУЯРГА КИРЭК ИНДЕ....