Шәһри Казан

Украинада һәлак булган ике хәрбине җирләделәр

Татарстанның Алексеевск бистәсендә Украинадагы конфликт барышында һәлак булган 42 яшьлек прапорщик Александр Сергеевны җирләделәр. Бу хакта «Заря» район газетасы хәбәр итә.

Александр Сергеев 2022 елның 10 июнендә һәлак булган. Аның үлеменең шартлары аныкланмый, аны 24 июнь көнне туган ягында җирләделәр. 
Александр Сергеев 1979 елның 28 июнендә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә туган. Район үзәгендәге беренче номерлы мәктәпне тәмамлаган. Хәрби хезмәт үткәннән соң, Алексеевскидагы БТИда эшләгән, аннары контракт буенча хезмәт итәргә киткән. Өйләнгән, ике улы бар.

Шул ук көнне, ягьни 24 июньдә Украинадагы махсус операциядә һәлак булган солдат Айдар Хәйдәров белән Нурлатта хушлаштылар. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә. 
Хәрбигә 39 яшь була.

Хушлашу тантанасы Хәтер һәм дан мемориаль комплексы территориясендә узды, анда йөзләгән нурлатлы җыелды. Һәлак булган хәрбинең туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашырга дип Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм ТР Экология министрлыгы башлыгы Александр Шадриков килгән иде.

Реклама

Хәйровка 39 яшь булган. Ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: