Шәһри Казан

Украинада Татарстан егете һәлак булган

Мамадыш районында махсус операция барышында һәлак булган Александр Кареев белән хушлашканнар.

«Нократ» район газетасы хәбәр иткәнчә, Кареев 25 сентябрьдә һәлак булган. Хәрбине Пятилетка бистәсендә җирләгәннәр. Александр Кареевка 32 яшь булган.

Кареев Казан танк училищесында югары хәрби белем ала, ул танк взводы командиры. Украинадагы махсус операциядә татарстанлы быелның февраленнән бирле катнаша. Суворов медале белән бүләкләнгән. 

Реклама

Александр Кареевның хатыны һәм ике кызы калган. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: