Шәһри Казан

Ул мәрхүм әнисенең чакыруын әйткән: 16 яшьлек егетне үле килеш тапканнар

Мәскәү өлкәсенең төньяк-көнчыгышында 16 яшьлек яшүсмер танышларының күз алдында үлә. Баласы туарга ике ай калган. Бу хакта Gazeta.ru хәбәр итә.

ММЧ мәгълүматлары буенча, 2022 елның 28 июнендә егет 17 яшьлек кәләше янында булган. Кыз йөклелекнең җиденче аенда икән. Кәләше белән аралашканнан соң ул мәктәпне тәмамлау уңаеннан дуслары белән күңел ачар өчен кафега китә.

Төнлә кыз дусты белән кияве яшәгән йорт ишегалдында аны көтеп утыра. Иртәнге сәгать өчләрдә алар яныннан машина үтеп китә, руль артында шул кызның егете була. Ул подъезд янында автомобильне туктата да, өченче катка күтәрелә һәм тәрәзәдән егылып төшә.

Реклама

Егетне коткарып калып булмый. Чакыру буенча килеп җиткән табиблар аның үлемен терки. Һәлак булган егетнең танышлары сүзләренә караганда, ул еш кына үлгән әнисенең чакыруын әйтә булган. Мәрхүм егет әбисе белән генә яшәгән, әтисе төрмәдә утыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: