Шәһри Казан
16+

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның 4 урында гына пиротехника кулланырга ярый

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Казанда пиротехника куллану урыннары билгеләнде. Казан шәһәре мэриясе хәбәр иткәнчә, салют һәм фейерверкларны шәһәрнең дүрт урынында кулланырга мөмкин:

Киров районы – Киров дамбасының Нижнезареченская дамба урамы территорииясендә;

Яңа Савин районы – Маршал Чуйков һәм Гаврилов урамнары киселеше артындагы мәйданчыкта;

Идел буе районы – Мирный торак массивында милли бәйрәм “Сабантуйны” уздыру мәйданчыгы парковкасы;

Реклама

Совет районы – Н.Жиганов һәм П.Полушкин урамнары арасындагы территория.

25 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде һәм ул 2018 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: