Шәһри Казан

Яңа ел бәйрәмнәрендә "Мәйдан" каналында тамашачыларны ни көтә?

Яңа ел бәйрәмнәрендә “Мәйдан” каналында ретро җырлар белән бергә бүгенге көндә популяр булган хит җырлар да яңгыраячак. Моннан тыш, бик күп җырларның премьералары көтелә.

Бу хакта безгә “Мәйдан” телеканалының баш мөхәррире Миләүшә Хәсәнова сөйләде.

“Яңа ел төнен исә “КунакБит ШоУ” тапшыруы белән башлыйбыз. Яңа ел чыгарылышының төп кунагы – популяр җырлар авторы, автор башкаручы, продюсер Гүзәлия булачак. Тапшыруда танылган җырчы Элвин Грей да катнаша. Бик кызыклы әңгәмә булачак. “КунакБит ШоУ”да Элвин Грей, Лэйна, Марат Яруллин, Әлфия Шәрипова кебек яшь талантлар җырлаячак. Тапшыру 31 декабрьдә 20 сәгатьтә эфирга чыга”, - ди Миләүшә ханым.

Сүз уңаеннан, быел “КунакБит ШоУ” тапшыруына 1 яшь тулган. Шуңа да Яңа ел тамашасын шушы вакыйга белән бәйләгәннәр. 21:35 сәгатьтә “КунакБит ШоУ” йолдызлары” сәхифәсендә тапшыруда яңгыраган иң яхшы җырлар тәкъдим ителәчәк. Яңа елның төп тамашасы 22:00 сәгатьтә башлана. “Мәйдан” тамашачыларына гаҗәеп матур концерт, көтелмәгән кунаклар, сюрпризлар вәгъдә итәбез, ди мәйданлылар.

Реклама

“Яңа ел каникулларында көндезге 14:00 һәм кич 19:00 сәгатьтә эстрада артистларыннан искиткеч концертлар тәкъдим итәбез. Ул гына да түгел, бәйрәмнәрдә “Ачыктан-ачык” һәм “КунакБит ШоУ” тапшыруларының иң яхшы чыгарылышларын кабатлап күрсәтәчәкбез. Шәп кунаклар, моңлы җырлар, ихлас әңгәмәләр – болар барысы да “Мәйдан” каналында”, - диде Миләүшә Хәсәнова.

Яңа ел бәйрәмнәрен “Мәйдан” каналы белән бергә үткәрегез!

Реклама хокукында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: