Шәһри Казан

Янгыннан биш кешене коткарганнар

Ут чыккан фатир хуҗасын, җиңел авырлыктагы яну продуктлары белән агуланганлыктан, Яшел Үзән районының үзәк хастаханәсенә илткәннәр.

Карл Маркс урамындагы бер фатирда ут чыккан.

Фатир хуҗасы, 28 яшьлек бер ир торак йорттагы янгын вакытында зыян күргән. Фатирда җиһазлар һәм әйберләр яна башлаган. Зыян күрүче - фатир хуҗасы - исерек хәлдә булган.

Реклама

Карл Маркс урамында 8 нче йорттагы янгын турындагы хәбәр төнлә, 02.55 сәгатьтә килә. Биш катлы торак йортның икенче катындагы өч бүлмәле фатирда җиһазлар һәм әйберләр яна башлаган. Янгын мәйданы 16 квадрат метр тәшкил иткән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе. Ут сүндерүчеләр янган фатирдан коткару җайланмалары ярдәмендә биш кешене чыгарганнар.

Янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: