Шәһри Казан

Япон егете Юто Хишияма исламны да кабул иткән

Япон егете Юто Хишияма Токио мәчетендә ислам динен кабул иткән. Без аның татар телен үзе теләп өйрәнүен һәм халыкара татар теле олимпиадасы җиңүчесе буларак яхшы беләбез.

– Ислам динен кабул иттем. Кичә, татарлар нигез салган Токио мәчетендә, татар түбәтәен киеп, мөселман булдым, – дип язган Юто үзенең инстаграм сәхифәсендә. – Аллаһ каршында һәркем тигез дигән фикер мине җәлеп иткәнгә, һәм өйләнергә җыенган кызым мөслимә булганга, ислам динен кабул итәргә булдым. Гаиләм минем ислам динен кабул итүемә каршы булмады.

Билгеле булганча, Токио университетында Юто Хишияма, бүген студентларга татар теле укыта. Японнарга татар теле укытуның аерым методикасын булдырган. Бу эшчәнлеге һәм укыту алымнары белән ул күптән түгел “Унбер” лицеенда узган татар теле укытучылары семинарында да видеочыгыш белән дә катнашкан иде.

 

Реклама

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: