Шәһри Казан

Ун көн эчендә янгыннарда 14 кеше һәлак булган

Яңа шәһәрнең 18 нче комплексында урнашкан өч бүлмәле фатирда янгын чыккан.

10 гыйнварда, 15.15 сәгатьтә, яңа шәһәрнең 18нче йортында урнашкан өч бүлмәле фатирда ут чыккан. Янгын сүндерүчеләр 83 һәм 84 яшьлек олы яшьтәге ир белән хатынның үле гәүдәләрен тапкан.

Башлангыч версия буенча, ир-ат мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмаган. Хатынының да сәламәтлеге белән бәйле. проблемалар булган. Янгын сүндерүчеләр фаразларына караганда, ут сүндерелмәгән тәмәке аркасында килеп чыккан.

Реклама

Узган тәүлектә 10 гыйнварда Татарстанда янгын саклау бүлекчәләре тарафыннан 7 янгын сүндергән, кызганычка каршы, аларда 2 кеше һәлак булган.
Яңа ел башыннан бирле, ягьни 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр, Татарстанда 111 янгын чыккан, аларда 5 кеше зыян күргән, 14 кеше һәлак булган һәм 20 кеше коткарылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: янгын
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: