Шәһри Казан

Яр Чаллыда хатын-кыз тәрәзә юган вакытта егылып төшеп һәлак булган

Фаҗига 25 ноябрь көнне 14 сәгатьтә Яр Чаллының 39 нчы комплексындагы йортта булган.

"Челнинские известия"нең үз чыганаклары сөйләгәнчә, 66 яшьлек хатын тәрәзәне юган вакытта, кулы ычкынып китеп, бишенче катта урнашкан фатир тәрәзәсеннән түбәнгә егылып төшә.

Реклама

Килеп чыккан хәл турында беренче булып аның улы белгән, ул вакытта әнисе инде өйдә була. Үзенең тәрәзәдән егылып төшүе турында әйтә. Улы әнисен хастаханәгә илтә. Табибларның тырышлыгына карамастан, пенсионер аңына килә алмыйча, вафат булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 26 ноябрь 2021 - 14:44
    Без имени
    Улына хәбәр итә, ә үзе аңына килә алмый? Бу ничек була инде?!