Шәһри Казан

Яр Чаллыдагы йортта шартлау вакытында зыян күрүчеләрнең хәле турында билгеле булды

Соңгы мәгьлүматларга караганда, Яр Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә торак йорттагы газ шартлаганда зыян күргән дүрт кеше китерелгән.

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 11 яшьлек малайның хәле авыр, ул реанимациядә. Аның 17 яшьлек абыйсы - шулай ук реанимация бүлегендә, аның хәле тотрыклы, әмма авыр. Коткаручылар хәрабәләр астыннан чыгарган 70 яшьлек ир-ат ИВЛда реанимациядә, авыр хәлдә. 22 яшьлек кыз бик авыр хәлдә, хәзерге вакытта ул операция бүлмәсендә, табиблар аның тормышы өчен көрәшә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: