Шәһри Казан
16+

Йорт хайваннарының хуҗаларына чип куярга яки татуировка ясатырга туры киләчәк

Россия Хөкүмәте 2018 елга йорт хайваннарын һәм авыл хуҗалыгы терлеген идентификацияләү буенча бердәм система булдырырга ниятли.

Бу хакта вице-премьер Аркадий Дворкович йөкләмәсенә сылтама белән "Известия" яза дип хәбәр итә ТАСС.
Россиядә хайваннарга 15 урынлы идентификацион сан биреләчәк, аларның хуҗаларына хайваннарга чип куярга яки татуировка ясатырга туры киләчәк.
Махсус оештырылачак дәүләт мәгълүмат системасында бу хайваннар турында бөтен мәгълүмат тупланып барачак. Идентификацияләүне гамәлгә кертү максатында "юл картасы"н 2017 елның 15 февраленә кадәр төзергә тиешләр.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, идентификацияләнергә һәм исәпкә алынырга тиешле хайваннар исемлегендә атлар, мөгезле эре терлек, боланнар, верблюд, йорт кошлары, этләр, песиләр, дуңгызлар, йорт куяннары, мехлы җанварлар, бал кортлары һәм балыклар бар. Бер хайванны гына түгел, мәсәлән, бал кортлары очрагында, төркемләп тә исәпкә алырга ярый. Хайваннарны тугач яки Россиягә читтән алып кергәч өч ай эчендә теркәргә кирәк. Бу мәгълүмати системаны ил күләмендә тулысынча 2019 ел башына гамәлгә кертү ниятләнелә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: