Шәһри Казан
16+

Югалту: композитор Ринат Гобәйдуллин вафат

Әле яңа гына прозаик, тәрҗемәче һәм журналист Марсель Зариповны соңгы юлга озатсак, бүген 66нчы яшендә танылган композитор Ринат Гобәйдуллин арабыздан китте. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин күпләргә "Бир кулыңны, гүзәлем", "Күңелеңә авыр алма","Тутырып карамадың" җырлары аша таныш. Киң җәмәгатьчелеккә...

Әле яңа гына прозаик, тәрҗемәче һәм журналист Марсель Зариповны соңгы юлга озатсак, бүген 66нчы яшендә танылган композитор Ринат Гобәйдуллин арабыздан китте. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин күпләргә "Бир кулыңны, гүзәлем", "Күңелеңә авыр алма","Тутырып карамадың" җырлары аша таныш. Киң җәмәгатьчелеккә ул "Сердәш" ансамбле белән дә билгеле. Әлеге ансамблне Татарстанда беренче "яшь йолдызлар мәктәбе" дип тә йөртәләр иде. Композитор Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев, Рәсул Салихов кебек җырчылар белән аеруча тыгыз элемтәдә эшләде. Ул 200ләп җырга көй язган. спектакльләргә дә музыкалар иҗат иткән.

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева:

Реклама

- Ринат абый минем тормышымда зур сәхнәгә аяк басарга ярдәм иткән шәхес. "Кил әле, җырла әле" дип, ул мине "Сердәш" ансамбленә җырчы итеп чакырды. "Синең тавышыңа туры килә", дип "Синсез яшәү - яшәү түгел ул" җырын да ул тәкъдим итте. Зур сәхнәгә чыгарган ата кеше дияргә була аны. Аңа хөрмәтем бик зур. Әле Яңа ел алдыннан декабрь ахырларында гына Чаллыга кайтып килгән идем, ул миңа яңа гына табадан төшкән "Утыр әле, әнкәй, яннарыма" җырын бирде. Алга таба бу җырны, һичшиксез, җырлаячакмын. Бик аяныч, әлбәттә. Әле ялт итеп торган Ринат абый иде, авырмый иде, кыяфәтләре дә матур иде. Бик кинәт кенә үлде, шаккаткыч хәл. Хәзер берни эшләп тә булмый, җырларын дәвам итәрбез», - дигән «Татар информ»га әңгәмәсендә.

Композитор белән хушлашу иртәгә, 9 гыйнвар көнне, Чаллының "Энергетик" мәдәният йортында иртәнге сәгать 9.00да башлана. Ринат Гобәйдуллинны Ютазы районы Иске Урыссу авылында җирләячәкләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: