Шәһри Казан

Юрий Шатуновны җирләү 3,7 миллион сумга төшкән

Юрий Шатуновның вәкиле Аркадий Кудряшов зираттагы урынны дуслары аша гына ала алуын сөйләгән.

Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә. Кудряшов сүзләренчә, җырчыны җирләү өчен Троекуровск зиратындагы коммерцияле урын сатып алынган. Аның бәясе 7 миллион сумга төшкән. Бу сумманы җыярга Шатуновның дуслары булышкан. «Без кая гына шалтыратмадык. Беркем дә зиратта урын алырга булышмады. Артистлардан ике кеше генә чәчәк букеты җибәрде: аның берсе – Игорь Крутойдан, икенчесе – Андрей Малаховтан. Ә болай башка хәтта беркем дә шалтыратмады да», – дигән ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: