Шәһри Казан

Зика бизгәге безгә дә кайтып җитте

Мәскәүгә Доминиканадан ял итеп кайтып, берничә көн узганнан соң хәле начарайган ханымда Зика бизгәге булуын ачыклаганнар.

Аның температурасы күтәрелеп, тәнен вак бетчәләр баскан. Хәзер ул инфекцион стационарда дәвалану курсын уза.

Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, әлеге вирус безнең климатик шартларда яшәргә сәләтле түгел, шунлыктан әлеге ханым белән бер очкычта кайтучыларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: