Шәһри Казан

"Зинһар, алай эшләмә!" әти кеше ике баласын да вәхшиләрчә кыйнаган

Әти кеше үзенең нәни балаларын йөзләре белән идәнгә бәргән һәм аягы белән башларына типкәләгән.

Кечкенә балаларны вәхшиләрчә кыйнау тарихы социаль челтәрләрдә зур тавыш куптарды. 45 яшьлек ир-ат балаларны йөзләре белән идәнгә бәрә һәм аягы белән башларына типкәли. Аңа каршы җинаять эше кузгатылган инде. дип хәбәр итә https://tarakann.ru/.

Әлеге башка сыймаслык хәл Омскида булган. Әти кеше 5 яшьлек малайны һәм 8 яшьлек кызны идәнгә атып бәрә, бу коточкыч хәлне сабыйларның әниләре телефонына төшергән, һәм әлеге кадрлар 31 гыйнварда социаль челтәрләрдә таратылган.
Видеода ир-атның башта баласына нәрсәдер белән ташлавы күренә, аннары ул сабыйның башы артына ябыша, аны үзенең буена чаклы күтәрә һәм бөтен көче белән идәнгә ата. Видеоны төшереп торган хатын иренә болай эшләмә дип ялвара.

Бик каты кыйналган һәм баш мие селкенгән малай хастаханәгә озатыла. Ә әти кеше, видео таралып, ике сәгать үткәннән соң, тоткарлана. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Социаль челтәрләрдә әлеге хәл буенча кызу фикер алышу бара, бар кеше әти кешенең шундый кансызлыгына карап шакката.
«Бүген яңалыкларда аны күрсәттеләр. Коточкыч бу! Нинди хайван! Кызчыкны да, малайны да йөзләре белән күп тапкырлар идәнгә бәрде, бер сәгать шулай дәвам итте. Ә балаларның әниләре моннан качып китте. Хәтта җәнлекләр дә үз балаларын үлгәнче яклаячак. Ә ул качты. Бу җанвар төрмәдән чыгар да, ана кеше яңадан аның үкчәләрен ялар».
«Моның нәтиҗәсен белергә телисезме? Аны бераздан аңлатмалар алгач һәм барысын да белгәч чыгарачаклар, ерак китмәү турындагы кәгазьгә кул куйдырып, судка кадәр өенә кайтарып җибәрәчәкләр.

Реклама

Ул кире кайтачак, һәм бу вакытта өйдә булган кешеләрнең барысы да ул аларны яңадан кыйнап ташлаячак яки үтерәчәк. Моны бер генә тапкыр эшләмәгән бит ул, гаиләсен куркуда тоткан. Очраклы рәвештә гына ана кеше видеоны төшерә һәм ярдәм сорап туганнарына җибәрә, үзе исә ике баласын калдырып кача».

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: