Шәһри Казан

“Зәкят” фондында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башланды

«Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясендә катнашырга чакыра.

Акция Татарстанның күп балалы, азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыярга ярдәм итәчәк. Мәктәп букчасы комплекты үзгәрешсез кала: аңа канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар керә. Барлыгы 100 баланы шундый букчалар белән тәэмин итү ниятләнә.

Реклама

Әгәр сезнең бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, сылтама аша үтегез. 
Нәзарәтнең “Зәкят” фондында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башланды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: