2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда яшәү минимумы 3,2 процентка артачак. Карар проекты нигезендә, яшәү минимумы:
хезмәткә яраклы халык өчен 13 319 сум (элек – 12 896 сум)
пенсионерлар өчен – 10 508 сум (элек – 10 175 сум)
балалар өчен – 11 852 сум (элек – 11 476 сум) булачак.
Хәзер тиешле карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза. Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2023 елда Россия буенча яшәү минимумы, индексацияне исәпкә алып, 6,3 процентка артып, 16 242 сумны тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар