16+

1 июльдән өстәмә компенсацияне электрон форматта рәсмиләштерергә мөмкин була

Электрон хезмәтләр дәүләт порталыннан файдаланмаган кеше бармы икән хәзер? Зур шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да популярлаша бара электрон түләүләр.

Электрон хезмәтләр дәүләт порталыннан файдаланмаган кеше бармы икән хәзер? Зур шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да популярлаша бара электрон түләүләр.

Дәүләт порталындагы хезмәтләрнең күбесе социаль тармакка карый. 2016 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, социаль яклау өлкәсенә кагылышлы 759 435 гариза электрон форматта кабул ителгән. Хәзер халык социаль өлкә буенча тугыз хезмәттән файдалана алса, быелдан бу тармакта тагын 7 хезмәт өстәләчәк.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, яшь буынның интернеттан аеруча актив куллануын истә тотып, өстәләчәк җиде хезмәтне сайлаганда да яшьләрне күзаллаганнар. Хәер, интернеттан еш кулланучылар арасында пенсионерлар да җитәрлек. "Өченче буын университеты" программасы нигезендә курслар узган өлкәннәр дә яшьләрдән калышмый. Шуңа да әлеге категория кешеләр өчен бердәм акчалата түләү социаль җыелмасын интернет аша рәсмиләштерү мөмкинлеге тудырылачак. 2016 елдан керәчәк яңа хезмәтләр ярдәмендә декрет ялындагы әниләр өчен баланы караганга айлык пособиене рәсмиләштерү мөмкинлеге бар. Күп балалы гаиләләргә исә алты яшькәчә баласы өчен даруларга субсидия, торак коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ташлама алу, 18 яшькәчә гомуми белем бирү йортларында укучыларга юлда йөрергә субсидия билгеләү өчен өйдән чыкмый гына документлар тапшырырга була.

- Документларны электрон форматта кеше сканер аша чыгартып җибәрә. Белгечләр барысын да тикшергәннән соң гына, кеше социаль яклау бүлегенә бара. Гадәттә, имза куяр өчен килә. Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә имзаны электрон рәвештә кую мөмкинлеге биргән график планшетлар бар. Заманача технологияләр кулланып, электрон форматта документ тапшыру аена 100 сәгать вакытны, 25 кап кәгазьне экономияләргә ярдәм итә. Инфоматлар да бик уңайлы. Әйтик, өлкәннәр еш кына коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә һәр хезмәт өчен акча ничек исәпләнгәне белән кызыксына. Инфоматларда бу тәфсилләп күрсәтелгән, - ди Эльмира Зарипова.

1 июльдән исә балалар бакчасына түләгән акчаның бер өлешен кайтару, өстәмә компенсация алу өчен кирәкле докуметларны интернет аша тапшырырга мөмкин булачак. Моның өчен Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, үзең турындагы мәгълүматны идентификация һәм аутентификация бердәм системасы аша Россия дәүләт хезмәте порталына кертергә кирәк. Гаризаңны, документлар җыелмасын электрон форматта тапшыргач, ун көн эчендә җавап килергә тиеш. Татарстанда 70 меңләп кеше әлеге өстәмә компенсацияне ала. Бу хезмәттән 200 меңләп кеше файдаланыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading