16+

1 һәм 9 майда күпме ял итәсебез билгеле булды

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы россиялеләргә май аендагы ял көннәре турында хәбәр итә. Эшләүче гражданнар Яз һәм хезмәт бәйрәмендә - 3, Җиңү көне уңаеннан 4 көн ял итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" "Российская газета"га сылтама белән хәбәр итә.

Яз һәм хезмәт бәйрәмендә: 29 һәм 30 апрель (шимбә һәм якшәмбе көннәре) 1 май (дүшәмбе) ял көннәре. Җиңү көне уңаеннан 4 көн ял: 6 май (шимбә), 7 май (якшәмбе), 8 май (дүшәмбе - 7 гыйнвардан ял көне итеп күчерелде), 9 май - Җиңү көне (сишәмбегә туры килә һәм ул эш көне булмаган бәйрәм көне санала).

Алдан Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2018 елга ял һәм бәйрәм көннәре графигын тәкъдим иткән иде. Аның нигезендә киләсе елга майның беренче өлешендәге ял көннәре бер көнгә озынрак булачак, ә 2018 елның 9 Маенда өстәмә ял көне көтелми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading