ОСАГО полислары ышанычлы булсын өчен нинди юлларын гына уйлап чыгармый иминиятләштерү компаниеләре.
Ялган полисларга чик куяр өчен, быел җәйдән яңа төр ОСАГО полислары чыкты.
Яңалары белән беррәттән искеләре дә гамәлдә булачак, полисны яңага алыштыру мәҗбүри түгел дип кисәткән иде иминиятләштерү оешмалары. 1 октябрьдән хәзер гамәлдә булган мәҗбүри автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү полисларының яшел төстәге үрнәкләре сатуда булмаячак. Киләсе айдан иминиятләштерү компанияләре килешүләрне яңа бланкларда рәсмиләштерә башлаячак, дип хәбәр итә "Интерфакс". Бөтенроссия иминиятчеләр берлеге президенты һәм Россия автоиминиятләштерүчеләр берлеге президенты Игорь Юргенс әйтүенчә, 30 сентябрьдә яшел төстәге иске бланкларда соңгы килешүләр төзеләчәк, алар ел дәвамында гамәлдә булачак. Әгәр кеше андый килешүгә үзгәрешләр кертергә теләсә, компания аны яңа бланкта эшләячәк.
Киләсе елның 1 гыйнварыннан исә, иминият компанияләре электрон ОСАГО полислары сата башлаячак. Бу полис ясап сатучы намуссызлар белән көрәшнең тагын бер ысулы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар