16+

11 кешене коткарган

Шторм вакытында 11 кешене судан коткарган татарстанлы герой бүләкләнгән.

Шторм вакытында 11 кешене судан коткарган татарстанлы герой бүләкләнгән.

Ул башта 4 кешедән торган бер гаиләне, ә аннары көймәләре әйләнеп капланганнан соң суда бата башлаган 7 кешене коткарган.
Яшел Үзәндә яшәүче Павел Матвеев әлеге батырлыгы өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «суда һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләнгән. 2023 елның 29 июлендә көчле шторм вакытында ул Зөя ярлары янында бәлагә эләккән 11 кешене коткарган.

Шторм башлануын белгән Павел, бер дә уйламыйча, кешеләргә ярдәмгә ташланган. Ул һәлакәт урынына коткаручыларга караганда тизрәк барып җитә һәм, үз гидроциклын кулланып, башта 4 кешедән бер гаиләне коткара, ә аннары тагын 7 кешене коткара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading