Теркәлергә һәм старт пакетын бүген 18:00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин.
11 нче февральдә Казанда «Россия чаңгы юлы» бөтенроссия массакүләм ярышлары 41 нче тапкыр узачак. Ярышлар дүрт мәйданчыкта оештырылачак, ә профессиональ спортчылар Мирный поселогындагы чаңгы-биатлон комплексында үз көчләрен сынап караячаклар.
«Россия чаңгы юлы»нда катнашуга бүген 18:00 сәгатькә кадәр теркәлергә мөмкин. Моның өчен Казан Үзәк стадионының матбугат үзәгенә барырга кирәк, анда спортчыларга старт комплектлары бирелә. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.
Чаңгыга казанлылар Горки-Әмәт урманында, Гаврилов урамындагы Казансу тугаенда, Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күле акваториясендә һәм Юдино поселогындагы «Локомотив» стадионында баса алачак. Спорт бәйрәме кунаклары өчен барлык мәйданчыкларда да иҗат коллективлары чыгышлары, призлар уйнату һәм башка чаралар белән программа әзерләделәр.
Комсомольское күле (Парк ур., 27а)
Горки-Әмәт урманы
«Локомотив» стадионы (Футбол ур., 1)
Казансу елгасы тугае (Гаврилов ур.)
Февраль аенда Казанда шулай ук кышкы спорт төрләре фестивале, Россия Герое С.А.Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча шәһәр чемпионаты һәм беренчелеге, 56 нчы Казан чаңгы марафоны, ә 12 нче мартта Татарстанның иң көчле чаңгычылары олимпия чемпионнары белән көч сынашачак. Кышкы чаңгы сезонын 19 нчы мартта узачак Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны төгәлләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар