16+

«Каравон»га Надежда Бабкина киләчәк

Быел “Каравон”га республикабызның 40 районыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Россиянең 11 төбәгеннән 160тан артык фольклор, вокал төркем киләчәк. Фестивальдә Надежда Бабкина җитәкчелегендәге “Русская песня” Мәскәү дәүләт музыка фольклор театры да чыгыш ясаячак.

Быел “Каравон”га республикабызның 40 районыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Россиянең 11 төбәгеннән 160тан артык фольклор, вокал төркем киләчәк. Фестивальдә Надежда Бабкина җитәкчелегендәге “Русская песня” Мәскәү дәүләт музыка фольклор театры да чыгыш ясаячак.

Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

“Каравон” - тамашачылар өчен рус халкының җырлау сәнгате, милли уеннары, аш-су үзенчәлекләре, көнкүреше, милли киемнәре белән танышу, гомумән, традицион һәм заманча рус мәдәниятен аңлау өчен менә дигән мөмкинлек.

Фестивальдә төрле концерт, театраль, уен, интерактив һәм балалар өчен мәйданчыклар оештырылачак. “Осталар шәһәрчеге”ндә теләге булган һәркем төрле һөнәрчелек һәм кул эшләре буенча мастер-классларда катнаша, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән осталар ярминкәсендә истәлек өчен сувенирлар сатып ала алачак.

Бу көнне Казаннан бәйрәмгә бушлай автобуслар оештырыла. Алар Җиңү проспекты, Г.Камал театры, “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексы яныннан иртәнге сәгать 8дән һәр ярты сәгать саен кузгалып китәчәк.

“Җиңү проспекты” метро станциясеннән түләүле автобус та йөрергә тиеш, ул сәгать 9да кузгала. Бәйрәм төгәлләнгәннән соң, транспорт башкала халкын шәһәргә алып кайтачак.

10.00 сәгатьтә “Каравон” бәйрәменең тантаналы ачылышы була. 10.45 – 14.00 сәгатьләрдә - төп сәхнәдә концерт; 8.00 – 17.00 сәгатьләрдә төрле мәйданчыклар эшләячәк.

13.30 – 14.00 сәгатьләрдә барлык коллективлар һәм бәйрәмгә килүчеләр белән традицион “Каравон” әйлән-бәйләне узачак.

14.00 – 16.30 сәгатьтә бәйрәм кунаклары - Надежда Бабкина җитәкчелегендәге “Русская песня” Мәскәү дәүләт музыка фольклор театры чыгышы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading