16+

138 чыгарылыш укучысы аттестатсыз калган

Агымдагы елда республикада барысы 18 мең чыгарылыш укучысы БДИ биргән.

Агымдагы елда республикада барысы 18 мең чыгарылыш укучысы БДИ биргән.

Аларның 138е, БДИны бирә алмыйча, аттестатсыз калган. Узган елдагы кебек, чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны күбрәк физика, биология, химия һәм җәмгыять белеменнән сайлаган. Төп ун предмет буенча БДИның уртача баллы, узган ел белән чагыштырганда, югарырак булып чыккан. Физика, немец теле, әдәбият һәм географиядән баллар югарырак булса, француз теле белән информатикадан, киресенчә, кимегән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading