16+

14 яшьлек кызны баштан наркотик белән "сыйлаган", аннан соң аны көчләвен видеога төшергән

Казанда яшәүче 22 яшьлек егетне яшүсмер кызны наркотиклар куллануга этәрүдә һәм аны мәсхәрәләүдә гаеплиләр.

Казанда яшәүче 22 яшьлек егетне яшүсмер кызны наркотиклар куллануга этәрүдә һәм аны мәсхәрәләүдә гаеплиләр.

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, агымдагы елның февраль аенда гаепләнүче егетнең өенә 17 яшьлек кыз, мәктәп яшендәге дустын ияртеп алып килгән. Кәеф-сафа корып утырганнар. Егет ике кунагын дә наркотик белән "сыйлаган". Аннан соң ул 14 яшьлек кызны мыскыл иткән һәм шуны видеога төшереп, дустына җибәргән.
Әлеге фактлар буенча «Балигъ булмаганнарны наркотик матдәләр куллануга тарту», «Балигъ булмаганнарга карата сексуаль характердагы көч куллану» һәм «Балигъ булмаган баланы порнографик материаллар ясау максатыннан файдалану» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Яшь казанлы җинаятьләргә катнашы булуын өлешчә таныган.
Егет кулга алынган. Эш материаллары судка җибәрелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading