16+

17 яшьлек Чаллы егете «Союзмультфильм» өчен төшереләчәк сериалның сценаристы булачак

Сүз «Приключения Пети и волка» сериалы турында бара. 

Сүз «Приключения Пети и волка» сериалы турында бара. 

Чаллының 3нче Стоматология хастаханәсе периодонтологы Рамилә Миңлекәеваның 17 яшьлек улы «Союзмультфильм» сериалының сценаристы булган. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Приключения Пети и волка» сериалының беренче сериясе «КиноПоиск» челтәрендә шушы көннәрдә чыккан. Рома өчен бу беренче чирканчык.

- Минем өчен бу проект өстендә эшләү бик авыр һәм кызыклы иде. «Союзмультфильм» өчен сценарий язу, балачакта караган мультфильмнар өчен сценарийлар язган кеше белән иңгә-иңне куеп эшләү-уникаль тәҗрибә. Аннары бу серияне карау һәм сценарийда үзең язган сүзләрне персонажлар авызыннан ишетү дулкынландыргыч, - дип сөйләгән Чаллы егете.

Шулай ук ул Алексей Лебедев («Смешариков»ларның әйдәп баручы сценаристы) белән эшләү һәм үз исемен рус анимациясе тарихына язу мөмкинлегенә шат булуын ассызыклады. Егет бу иҗади юлның башы гына дип саный.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading