16+

170 сумлык арту: пенсия кемгә күпме өстәлә?

Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсе эшләүче пенсионерларның пенсияләрен кабат исәпли башлады. Нәтиҗәдә, кайберәүләрнең акчалары аз булса да артты.

Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсе эшләүче пенсионерларның пенсияләрен кабат исәпли башлады. Нәтиҗәдә, кайберәүләрнең акчалары аз булса да артты.

Индексациядән аермалы буларак, бу очракта пенсия бар кешенеке дә бер төрле артмый. Пенсиядәге үзгәрешләр һәр кешенең хезмәт хакына бәйле.

Пенсия иң күбе 2017 елда билгеләнгән 3 пенсия баллы суммасында артачак. Бу уртача 170 сум 14 тиен дигән сүз. Эшләүче пенсионерларның акчаларын арттыру максатында, төбәк пенсия фондында 49 миллион сум каралган. Татарстан пенсия идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган ел республикада 316,4 мең эшләүче пенсионерның акчасы арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading