16+

2016 елда гомерне озынайту кагыйдәләре

Британия галимнәре тагын бер ачыш ясаган. Бу ачыш гомерне озайтуга бәйле. Табиб онколог Дэвид Агус фикеренчә, бәхетле, сәламәт һәм озын гомер өчен күп кирәк түгел.

Британия галимнәре тагын бер ачыш ясаган. Бу ачыш гомерне озайтуга бәйле. Табиб онколог Дэвид Агус фикеренчә, бәхетле, сәламәт һәм озын гомер өчен күп кирәк түгел.

Беренчедән, тәнне һәрвакыт тонуста тотарга кирәк, ди ул. Һәрдаим хәрәкәттә булган мускуллар гипертония һәм диабеттан саклый. Моннан тыш даими җәяү йөрү һәм тренажер залындагы күнегүләр холестирин күләмен баланслаштыра. Бу исә йокы һәм дөрес туклану кебек кирәк әйберләр.

Кешегә витаминнар кирәк, әлбәттә, тик Британия галимнәре фармацевтика продукциясеннән баш тартырга, аның урынына күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга киңәш итә.

Шулай ук авырулардан... кочаклашу да саклый икән! Кочаклашу йөрәк тибеше ритмын, кортизол дәрәҗәсен үзгәртә, артериаль кан басымын нормалаштыра, хәтерне яхшырта.

Дэвид Агус болар барысы да гадәти әйберләр, шуларны кагыйдәгә керткәндә, озак яшәргә була дип саный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading