16+

2018 елда Казанда туп тәгәрәтүчеләр җыелачак

Быел Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын исән-имин генә үткәреп җибәргәч, маңгай тирен сөртеп, 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлекне дәвам итәчәкбез. Республикабызны инде берничә ел Россиянең спорт башкаласы дип атап йөртәләр. Шуңа да халыкара спорт чараларын үткәрергә безгә ышанып тапшыралар. 2013 елда Казанда узган Универсиада шуңа иң зур...

Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек турында кичә республиканың Хөкүмәт йортында сөйләштеләр. Спортка ярдәм күрсәтү - Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов сәясәтенең аерылгысыз өлеше. Утырышта әйтелгәнчә, Татарстанның халыкара үткәрү тәҗрибәсе җитәрлек. 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек федераль, республика һәм муниципаль органнар белән берлектә алып барыла. Казанда 2018 елда дөньяның иң яхшы спортчылары тупны «Казан-Арена» стадионында тәгәрәтәчәк. Моннан тыш, футболчыларга тренировкалар уздыру өчен кайбер спорт корылмаларын реконструкция көтә. «Оргкомитет «Россия-2018» генераль директоры Алексей Сорокин Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Россиянең 2018 елгы чемпионатны үзендә уздыру кампаниясенә өлеш керткәне өчен, рәхмәт белдерде.

- Татарстан белән Казан - 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты белән 2017 елгы Конфедерация Кубогына әзерлектә «Россия-2018» оештыру комитетының ышанычлы партнерлары. 2015 елның август-сентябрендә ФИФА вәкилләре килеп, «Казан­Арена» стадионы белән чемпионатта кулланылачак башка спорт корылмаларын тикшерәчәк, - диде Алексей Сорокин.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтүенчә, 2018 елда футболчылар Үзәк, «Рубин» һәм «Электрон» стадионнарында шөгыльләнәчәк. Татарстанда төзелгән инфраструктура илебездә иң яхшылардан санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading