Матур гадәт буенча аларны Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирда атаячаклар.
Каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесен ачу тантанасында узган көрәш елына нәтиҗәләр ясала: елның иң яхшы көрәшчеләре, тренерлары, хөкемдарлары, журналистлары атала. Бу юлы кемнәр лаек булган соң бу исемнәргә?
Яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренерлар:
Руслан Нургалиев (Әлмәт), Илфир Әнвәров (Актаныш) һәм Николай Крылов (Казан)
Өлкәннәр белән эшләүче иң яхшы тренерлар:
Илнур Хәйбуллин (Чаллы), Ильяс Билалов (Әлмәт) һәм Җәүдәт Хөсәенов (Казан).
2022 елның иң яхшы көрәшчеләре:
Радик Сәлахов, Алексей Абрамов һәм Илмир Төхвәтуллин.
2022 елның яхшы хөкемдарлары:
Илшат Шәйдуллин, Ленар Зиннәтуллин һәм Әнис Миндубаев.
Исегезгә төшерәбеә, Муса Җәлил истәлегенә көрәш бәйгесе быел 17-18 февраль көннәрендә Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар