Конкурска хезмәтләр 2022 елның 31 октябренә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
Фотоконкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августында расланган 730 номерлы карары нигезендә “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Конкурска хезмәтләр 2022 елның 31 октябренә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
«Идел Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 еллыгын бәйрәм итү»;
«Традиция һәм йолалар»;
«Халык-гамәли сәнгате».
Анкета-гариза, шулай ук конкурска хезмәтләр түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: fotokonkursmkrt@mail.ru. яисә электрон чыганакта түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 йорт (421 каб.) «Татар халкының этнографик мозаикасы» дигән тамга кую сорала (2022 елның 31 октябренә кадәр).
Һәр номинация буенча конкурста җиңүчеләргә түбәндәгеләр бүләкләр тапшырыла:
I дәрәҗә диплом 65 мең сум күләмендә акчалата премия белән;
II дәрәҗә диплом 45 мең сум күләмендә акчалата премия белән;
III дәрәҗә диплом 25 мең сум күләмендә акчалата премия белән.
Конкурста катнашу шартлары Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы сайтында Фестиваль, конкурслар, грантлар, премияләр/Конкурслар/Фотоконкурс бүлегендә урнаштырылган «Татар халкының этнографик мозаикасы». Нигезләмәсе http://mincult.tatarstan.ru/rus/fotokonkurs-etnograficheskaya-mozaika-tatarskogo.htm
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар