16+

2024 ел башыннан 300дән артык татарстанлы спиртлы эчемлекләр белән агуланган

Зыян күрүчеләрнең төп өлеше-18 яшьтән өлкәнрәкләр.

Зыян күрүчеләрнең төп өлеше-18 яшьтән өлкәнрәкләр.

2024 елның гыйнвар-июль айларында алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агулануның 341 очрагы теркәлгән, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 процентка югарырак. Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүчеләрнең төп өлеше – 18 яшьтән өлкәнрәкләр (87 процент), алар арасында ир-атлар өстенлек итә (77 процент).

Анализ күрсәткәнчә, агуланучылар арасында беркайда да эшләмәүчеләр (35 процент) өстенлек итә, алардан соң эшләүче халык (15 процент), пенсионерлар (11 процент) һәм мәктәп укучылары (10 процент) килә.

Агуланулар структурасында этанол (62 процент), аныкланмаган спирт (24 процент), метанол (9 процент), 2-пропанол (3 процент) һәм башка спиртлар (2 процент) белән агулану очраклары өстенлек итә.

Алкогольле продукция белән кискен агуланудан үлүчеләр саны арту аеруча борчу тудыра. 2024 елның беренче яртыеллыгында бу күрсәткеч 100 мең кешегә 4,1 булган (164 очрак), бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,3 тапкырга югарырак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading