16+

30 яшьлек ана яңа туган сабыен үтергән

Башкортстанның Сибай шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек анага карата җинаять эше ачканнар: ул үзенең сабыен үтерүдә гаепләнә.

Башкортстанның Сибай шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек анага карата җинаять эше ачканнар: ул үзенең сабыен үтерүдә гаепләнә.

Ана кеше әлеге җинаятен бала тапканнан соң булган психиологик киеренкерек кичергәнлектән кылган дип фаразлана. Ул сабыеның башына пакет кидереп, халат путасы белән муенын чорнап куйган. Бала һава җитмәүдән үлгән.

Әлеге ана көмәнлелек чорында табибларда учетта тормаган, аның тагын балигъ булмаган ике баласы барлыгы мәгълүм. Хәзерге вакытта ана кеше хастаханәдә һәм аның хәле авыр дип бәяләнә, дип яза gorobzor.ru.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X