16+

43 ел элек урланган шоколад өчен гафу сораган

Ливерпульның бер сәүдә үзәгенә билгесез кеше кулдан хат язган һәм конвертка акча да салган, дип яза «Кызыл таң».

Ливерпульның бер сәүдә үзәгенә билгесез кеше кулдан хат язган һәм конвертка акча да салган, дип яза «Кызыл таң».

 Хатында ул 43 ел элек биредән урлаган ике плитка шоколад өчен гафу үтенгән. Намусы тынгылык бирмәгән ир моны бала чагында эшләгән: “Мин бала чагымда, 1975 елда, сезнең сәүдә үзәгенең бер кибетеннән ике плитка шоколад урладым. Моның өчен гафу үтенәм. Сезгә тиеш булган акчаны кайтарудан да яхшырак гамәл тапмадым”, – дип язган ул.
Сәүдә үзәге хакимияте иргә рәхмәтен белдерә һәм мондый гамәлләрнең кешелеккә ышанычны арттыруын билгели, аның кайтарылган акчасы балалар хосписына биреләчәген әйтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading