16+

50 күп балалы гаилә быел яңа фатирлы булачак

В поселке городского типа Аксубаево четыре многодетные семьи получили сегодня десять двухкомнатных квартир. Двум семьям досталось по две квартиры, а двум – по три. Ключи новоселам вручил глава Аксубаевского района Татарстана Камиль Гильманов.

50 күп балалы гаилә быел яңа фатирлы булачак

В поселке городского типа Аксубаево четыре многодетные семьи получили сегодня десять двухкомнатных квартир. Двум семьям досталось по две квартиры, а двум – по три. Ключи новоселам вручил глава Аксубаевского района Татарстана Камиль Гильманов.

Күп балалы гаиләләр фатирлы булды
Чираттагы өй туйлары бу атнада Аксубайда гөрләде. Биредә күп балалы дүрт гаиләгә фатирлар тапшырылды. Ике гаиләгә – икешәр, ә икесенә – өчәр фатир бирелде. Бәхетле гаиләләргә ачкычларны Аксубай районы башлыгы Камил Гыйлманов тапшырды, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.

– Күп балалы гаиләләр – районыбызның бизәге. Дәүләттән һәм төбәктән һәрдаим ярдәм күрсәтелеп торса да, хәзер күп кенә гаиләләр икенче бала алып кайтырга да ашыкмый, – диде ул үзенең чыгышында.
Гомумән алганда, быел Татарстанда федераль программа буенча күп балалы илле гаилә фатирлы булачак.

Галина һәм Федор Максимовлар берьюлы өч фатирлы булган. Утыз ел элек гаилә корганда алар бер-берсенә: “Аллаһы Тәгалә күпме бала бирә, барысын да тәрбияләп үстерәчәкбез”, – дип сүз биргән була. Ә Ходай аларга җиде бәхет төенчеге – дүрт кыз һәм өч ул бүләк итә. Гаилә башлыгы – эретеп ябыштыручы, ә Галина чуваш телен һәм әдәбиятын укыта. Һәм алар икесе дә бер фикердә тора: һәр бала үз ризыгы белән туа.   
   
Балалар да әти-әниләрен куандырып тора: кечкенәләре Арина, Екатерина, Кирилл һәм Ксения бары тик яхшы билгеләренә генә укый, Филипп техник-программистлыкка укый. Кызларның олысы Надеждага 28 яшь. Ул Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының Чаллыдагы филиалы директоры булып эшли. Ә тагын бер өлкән балалары – уллары Дмитрий хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итә.
– Хезмәт итеп кайткач өйләнергә уйласа, аңа да фатир бар. Гаиләбез ишәйсен генә, – дип елмая гаилә башлыгы Федор Максимов.
Гаилә икешәр бүлмәле ике фатирны берләштерерме – монысын әлегә билгесез. Аңа кадәр башка мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк: гаиләнең башта авылда яшәгән йортларыннан күченәсе, балаларны Аксубай мәктәбенә урнаштырасылары бар. Галинага әле эш мәсьәләсен дә уйлап бетерәсе бар.

– 30 ел эшләгән мәктәбемнән җибәрергә теләмиләр, – ди ул.
Шулай ук Аксубайда тугыз ятим бала да фатирлы булды. Йортлар  республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгы заказы белән салынган. Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында быел тагын 50 гаиләгә фатирлар тапшырылырга тиеш. Алар өчен 74 торак бинасы тәкъдим ителә. Шуларның 51ен күп балалы 29 гаилә өчен Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төзегән. Азнакай, Арча, Буа, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Чистай һәм Ютазы районнарында, Казан шәһәрендә яшәүче 19 гаилә өй туйларын бәйрәм иткән дә инде. Калган ун гаилә өчен тагын 17 фатир Аксубай, Кукмара, Спасс районнарында һәм Казанда төзелеп килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading