Илебезнең атаклы телеяучысының тормышында соңгы айларда гел нәрсә дә булса чыгып кына тора.
«Без страховки» шоуында төшкән ханым аягын авырттырып, култык таяклары белән эшкә йөрергә мәҗбүр булган иде. Организмы ял таләп итүен аңлап, Роза ханым Дубайга ял итәргә киткән җирендә: "Кояш, һава, су - безнең иң яхшы дусларыбыз. Аягым төзәлә, үземне бик яхшы хис итәм!" - дип социаль челтәрдә язып куйган. Үзенең коену костюмыннан төшкән фотосын куеп, күпләрне шаккатырган. Чөнки Роза ханыма үз яшен бирермен димә!
Соңгы вакытта яңа гардероб һәм пластик хирургларга бик күп акчасын сарыф иткән 53 яшьлек яучы һәр эшнең остасы бар: тышкы кыяфәтне камилләштерү өстендә дә профессионаллар эшләргә тиеш, ди. Чөнки элек үзлектән ябыгам дип 20 килограммын югалткан Розаның бөерләре чак кына "яшәүдән туктамаган" булган. Ә какшаган сәламәтлекне торгызу шулай ук арзанга чыкмавын аңлаган яучы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар