16+

Айдар Сәлимгәрәев: Журналистлар аудитория белән элемтәнең яңа технологияләрен үзләштерә

Татарстанның Матбугат көне уңаеннан, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәбрикләү сүзләрен җиткерә.

Айдар Сәлимгәрәев: Журналистлар аудитория белән элемтәнең яңа технологияләрен үзләштерә

Татарстанның Матбугат көне уңаеннан, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәбрикләү сүзләрен җиткерә.

"Хөрмәтле коллегалар, һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Бүген республиканың журналистлар корпусы - төрле һөнәр белгечләре. Олы команда белән сез зур эш башкарасыз - Татарстан халкына актуаль, сыйфатлы һәм хакыйкый мәгълүмат җиткерәсез.

Бүген республика массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре цифрлы форматларны актив үстерә һәм аудитория белән элемтәнең яңа технологияләрен үзләштерә. Проектларыгыз белән сез әхлакый ориентирлар формалаштырасыз, мөһим хәбәрләр җиткерәсез һәм җәмгыять белән хакимият арасында диалог урнаштырасыз.

Махсус хәрби операция барышын яктырту да мөһим юнәлеш санала. Безнең коллегалар фронтның алгы сызыгында безнең солдатлар белән бергә. Гомерләрен куркыныч астына куеп, алар безне саклаучыларның хәрби хезмәтен яктырта. Аларга һөнәргә тугрылыгы һәм батырлыгы өчен рәхмәтемне белдерәм.

Һөнәри бәйрәм көнендә тармакның барлык вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Чын күңелдән иҗади ачышлар, яңа идеяләр, журналист эшендә уңышлар һәм журналистның төп сыйфаты - объективлыкка омтылуны телим. Нык сәламәтлек, бәхет, сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!" - диелә агентлык җитәкчесе котлавында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading